Арча РЦДПОВ “Өмет чаткысы” Арча районының янгын бүлегенә экскурсия

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

        Арча “Өмет чаткысы” балалар тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар Арча янгын сүндерү бүлекчәсендә булдылар. Анда караул начальнигы Салихов Рөстәм янгын сүндерүчеләрнең эше турында сөйләп, аңлатып узды. Балалар үз күзләре белән махсус киемнәрне, җихазларны һәм техникаларны күрделәр. Монда баларны янгын сүндерүчеләрнең көтелмәгән хәлләрдә ничек эш итүләре белән таныштырдылар. Шулай ук балалар Арча янгын сүндерү үзәгенең оешу  тарихы белән таныштылар. Йомгак ясап  Рөстәм Салихов балаларга янгын турында видеоролик, мульфильм, фильм күрсәтте һәм бик эчтәлекле әңгәмә үткәрде.

       Тәрбияче Нуриахметова Ләйлә сүзләре буенча мондый экскурсияләр балаларга төрле һөнәрләр турында тулырак мәгълүмат бирә һәм  киләчәктә үзләренә һөнәр сайлауда ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International