«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Куркынычсызлык - ул мөһим” дигән дәрес узды

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

2020 елның  24 январендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә  балалар белән “Куркынычсызлык – ул мөһим ” дигән  дәрес узды.

Аның максаты көнкүрештә һәм урамда үз – үзеңне тоту кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту, экстремаль хәлләрдә үзеңне дөрес тота белү.

Дәрес башында балалар әкиятләр буенча сәяхэт кылдылар һәм төп геройлар Кабартма, Иванушка, Буратино, Кызыл калфак, җиде кәҗә нинди хаталалр ясаганнарын билгеләделәр. Балалар өлкәннәрне тыңларга кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.

Презентацияне караганнан соң балалар ашыгыч хезмәткәрләрнең төп телефон номерларын искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International