23 январь көнне Балык Бистәсе муниципаль районының социаль яклау тармагы коллективының йомгаклау җыелышы булып узды.
Узган ел башкарылган эш һәм яңа елга төп планнар белән «Доверие - Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең директоры Ризаева Алсу Нәҗип кызы чыгыш ясады.
Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рафаэль Дәүләтяр улы 2019 елның эш нәтиҗәләре һәм 2020 елга куелган бурычлар белән таныштырды.