"Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Урман янында" дигән театральләштерелгән тамаша

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

Яр Чаллы шәһәренең "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова социаль хезмәт алучылар катнашында «Урман янында» дигән театральләштерелгән тамаша үткәрде.

Чараның максаты: кәефне яхшырту, иҗади сәләтләрен  күрсәтү өчен шартлар тудыру, яңа төрдә аралашу, гадәти булмаган ситуациядә үзара хезмәттәшлек тәҗрибәсе алу  һәм ял оештыру.

Безнең якларга хас булмаган һава шартлары, температураның кискен үзгәрүе, кояш нурларының, ак карның һәм яктылык көненең җитәрлек булмавы, өлкәннәрнең һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең кәефләренә һәм хәленә тискәре йогынты ясарга мөмкин.

Белгеч социаль хезмәт алучыларга, видео-презентация ярдәмендә, кышкы табигатьнең әкияти матур фоторәсемнәре белән элекеге хисләрен искә төшерергә тәкъдим итте. Кыш турындагы дәртләндергеч җырлар аша, балачакта истә калган бәллүр салкынлы, кояшлы көннәрне искә төшерделәр.  Шуннан соң, көр күңелле катнашучылар сәхнәләштерелгән уенлы тамашага кушылып  киттеләр. «Шалкан» халык әкияте мотивлары буенча куелган экспромт-сәхнәдә катнашучылар, алдан рольләрен ятлап тормыйча, үз персонажларының гамәлләрен һәм  кызык гыйбарәләрен  чагылдырган чыгыш тамашачыларның күңелен күтәрде.  

Чара хәтта кызыксынусыз социаль хезмәт алучыларны да күңелле иҗади аралашуга кушылырга ярдәм итте һәм барлык катнашучыларда да яхшы кәеф, күңелле тәэсир калдырды.

Чарада 25 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International