Балаларга юлларда үз-үзеңне дөрес тоту культурасын кече яшьтән үк өйрәтергә кирәк. Шушы максат белән Арча районы ЮХИДИсендә Арча «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балаларга экскурсия оештырылды. Мондый чарада беренче тапкыр катнашкан балалар ЮХИДИ хезмәткәрләре белән сөйләштеләр, оешманың эше белән таныштылар . Шулай ук автомобильләргә техник карау ничек уздырылуын карадылар. Инспекторлар балаларга юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеге турында тагын бер кат искәрттеләр. Чара ахырында, «Караңгыда сизгер бул! " акциясе кысаларында, балаларга яктылык кайтаргыч бәйләвечләр тапшырылды.
Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый экскурсияләр балаларда җаваплылыкны арттыра , үз-үзеңә ышаныч тәрбияләүдә мөһим роль уйный, юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәүгә аңлы караш формалаштыра.