.jpg)
2020 елның 24 гыйнварында, Әтнә муниципаль районында «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Сәләхиева Зөлфирә Зөфәр кызы һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре чираттагы тапкыр тәрбиягә алган Закирова Нүрсия Гыйлметдин кызының яшәү шартларын тикшерделәр. Ул тыл хезмәтчәне, моны аның сугыш елларында намуслы хезмәт белән эшләгән грамоталары, бүләкләре раслый. Бу гаиләдә яшәгәндә өлкәннең физик һәм психологик хәле яхшырды, ул гаиләнең тулы хокуклы әгъзасы булды. Үз чиратында "Изгелек" үзәге хезмәткәрләре аңа нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, озын гомер теләделәр.
Татарстан РеспубликасыХезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Теләче муниципаль районындагы «Родник» халыкка социаль хезмәткүрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә 19 социаль хезмәткәр, 144 өлкән кешегә социаль-көнкүреш хезмәте күрсәтә.
Россия Федерациясендә Хәтер һәм Дан елы һәм Түбән Кама муниципаль районында мәрхәмәтле күршелек елы кысаларында 2020 нче елның 24 нче гыйнвары көнне «Веста» үзәге хезмәткәрләре арасында «Безгә җиңәргә булышкан җырлар» дигән иҗади бәйге узды.
Чын тылсым-кәгазь трубкалардан үрү. Кәгазьне макулатурага тапшырырга, ташларга гына түгел, ә матур әйберләр иҗат итәргә дә була икән. Өйдә тузан җыя торган кирәкмәгән газеталар булса, алар теләсә кайсы йортны үзгәртәчәк, яңа интерьер булдырачак.
2020 елның егерме өченче гыйнварында «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең социаль педагогы Гөлия Мифтахова «Минем гамәлләрем – минем җаваплылык» дип исемләнгән сигез балигъ булмаган балалар белән төркемле дәрес үткәрде
.jpg)
2020 елның 24 гыйнварында Әтнә районы «Изгелек» үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Татарстан АССР төзелүенең 100 еллыгына багышланган «Татарстан - безнең уртак йортыбыз» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр. Чараның максаты: балаларны республиканың тарихы һәм истәлекле урыннары белән таныштыру, патриотизм хисе тәрбияләү иде. Чара башында бүлекчәдә исәптә торучы балалар «Туган як» дип исемләнгән презентация карадылар һәм республикабызның символикасын булдыру тарихын, символларның һәм гербның төсләренең әһәмиятен зур кызыксыну белән тыңладылар. Социаль педагог республикабызның дәүләт телләре турында сөйләде, Татарстан халкының милли составы белән таныштырды. Чара ахырында Республика тарихы буенча викторина үткәрелде. Барлыгы 5 балигъ булмаган бала катнашты.
Мамадыш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат- йортында эшләүче өлкән шәфкать туташы Илүсә Габделбәр кызы «Эчүчелек һәм эчкечелек " дигән темага лекция укыды.
Яшел Үзән халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү“Рәхәт” үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Олы Ключи урта мәктәбендә 11 сыйныф укучылары белән "Һөнәргә юл, яки сәләт эзләп" дип исемләнгән һөнәри юнәлеш бирү программасы кысаларында дәрес үткәрде.
Яшел Үзән халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү“Рәхәт” үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Олы Ключи урта мәктәбендә 11 сыйныф укучылары белән «БДИга әзерләнәбез» дип исемләнгән төркемле тренинг кысаларында чираттагы дәрес үткәрелде.
"Чирмешән картлар һәм инвалидлар өчен интернат - йортында яшәүчеләр бәхетле балачак символларының берсе булып туңдырманы искә тешерделәр