ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

 «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында Тукай муниципаль районының авыл җирлекләрендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәкләрне диспансерлаштыру һәм социаль әһәмияткә ия булган авыруларны ачыклау өчен медицина оешмаларына алып бару эше дәвам итә.

Агымдагы елда 1904 өлкән кешегә хезмәт күрсәтү планлаштырыла.

28 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәткәр Мәктәбенең чираттагы дәресе узды. Әлеге чарада өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә эшләүче 25 социаль хезмәткәр катнашты.

«Мәгълүмати навигатор «Яшүсмерләр медиакультурасын формалаштыру» социаль технологиясе кысаларында Түбән Каманың “Веста” Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Луб 27 нче социаль участокта 12 бала арасында “Медиа белән танышу: терминнар һәм категория” дигән дәрес үткәрде.

Ватан тарихының истәлекле даталарын бәйрәм итү кысаларында, 2020 елның 28 гыйнварында "Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре яшьләр эшләре Идарәсе вәкилләре белән берлектә "Ялкын" балалар патриотик клубы базасында "Ленинградны коткару!" дип аталган мәгълүмати-танып-белү чарасы уздырды.

Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова «Гаилә тормышы этикасы һәм психологиясе. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең әхлакый аспектлары» шөгыльләр курсыннан 13-14 яшьлек 19 яшүсмер арасында Д.Әмирханның “Тормыш проблемаларыннан үтүнең стратегияләрен өйрәнү” методикасы ярдәмендә төркем психиагностикасы үткәрелде.

    27 гыйнвар-Ленинград шәһәренең блокадасын өзү көне.  Шәһәр-легенда, ныклык, батырлык  символы...

  Безнең өчен - тыныч вакытта туган кешеләргә, Балтач тернәкләндерү бүлекчәсендә камалыш боҗрасының  тере шаһитларының берсе Вера Мигунованы кабул итү зур шатлык булды.

      Социаль әйдәп бару эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова Түбән Кама шәһәренең «Нардуган» җыр һәм бию ансамбленә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балигъ булмаган балалар өчен экскурсия оештырды.

РФдә Хәтер һәм Дан елы кысаларында 2020 нче елның 27 нче гыйнвары көнне 4 нче санлы социаль участокта Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Римма Борисова 14 бала белән “Синең батырлыкны хәтерлибез, Ленинград” дип аталган дәрес үткәрд. аксаты: яшьләргә патриотик тәрбия бирү, илебезнең тарихи әһәмиятле вакыйгалары турында күзаллауны киңәйтү.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү чаралары планы нигезендә һәм «ветеран белән якшәмбе көн» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында, патриотик тәрбия һәм тарихи хәтерне саклау максатыннан Бөгелмәнең «Радуга» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль эш буенча белгече Калугина Наталья һәм «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты белгечләре тыл хезмәтчәне Павлова Варвара Петровна белән очрашу оештырганнар.  


28
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

     Быел Татарстан автономияле Республикасы оешуга 100 ел  була. Шушы юбилей уңаеннан Республикабызда күп кенә чаралар уздырыла  башлады. Әле бу чаралар ел буе дәвам ителәчәк


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International