Тукай районында 65 яшьтән узган өлкәннәрне медицина оешмаларына алып бару дәвам итә.

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Тукай районында 65 яшьтән узган өлкәннәрне медицина оешмаларына алып бару дәвам итә.

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында Тукай муниципаль районының авыл җирлекләрендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәкләрне диспансерлаштыру һәм социаль әһәмияткә ия булган авыруларны ачыклау өчен медицина оешмаларына алып бару эше дәвам итә.

Агымдагы елда 1904 өлкән кешегә хезмәт күрсәтү планлаштырыла.

 Барлык өлкәннәр дә участок фельдшеры һәм социаль хезмәткәрләр тарафыннан чыгу урыны һәм вакыты турында алдан ук кисәтелә, бу аларга оператив һәм тоткарлыксыз медицина тикшерүе узарга мөмкинлек бирә. Өлкән яшьтәге гражданнар чараның нәтиҗәсеннән бик канәгать.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International