“Тормыш проблемаларыннан үтүнең стратегияләрен өйрәнү”. Түбән Каманың «Веста» үзәге

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова «Гаилә тормышы этикасы һәм психологиясе. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең әхлакый аспектлары» шөгыльләр курсыннан 13-14 яшьлек 19 яшүсмер арасында Д.Әмирханның “Тормыш проблемаларыннан үтүнең стратегияләрен өйрәнү” методикасы ярдәмендә төркем психиагностикасы үткәрелде. Максаты: яшүсмерләрнең төркемдә үз-үзләрен тотышын өйрәнү.

Диагностика нәтиҗәсендә тикшерелүчеләрнең барысы да иптәшләре белән артык якын мөнәсәбәтләр тудырырга сәләтле түгеллеге ачыкланды, әмма кырыйларында конфликт башланса балаларда борчу хисе туа; 35% сораштырылучы бу ситуациядә килешү тактикасын кулланалар; катнашучыларның 100% ы үзләренең 2-3 кенә якын дуслары булу турында җавап бирде; күп кенә катнашучылар (80%) коллективның кайбер әгъзалары белән якынлашырга тели, ләкин моны теге яки бу сәбәп белән эшләмиләр, сәбәпнең иң киң таралганы – тормыш шартларына төрле караш булуы. Шуңа күрә әлеге курс кысаларында дәресләр әйләнә-тирәдәгеләр белән аралашканда киртәләрне җиңү ысулларына өйрәтүгә, башкаларга карата миһербанлылык һәм түземлек турында күзаллауны торгызуга юнәлдереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International