РФдә Хәтер һәм Дан елы кысаларында 2020 нче елның 27 нче гыйнвары көнне 4 нче санлы социаль участокта Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Римма Борисова 14 бала белән “Синең батырлыкны хәтерлибез, Ленинград” дип аталган дәрес үткәрд. аксаты: яшьләргә патриотик тәрбия бирү, илебезнең тарихи әһәмиятле вакыйгалары турында күзаллауны киңәйтү.
Дәрес башында белгеч балаларны аның тематикасы һәм бүгенге көннең үзенчәлеге белән таныштырды. Әңгәмә барышында балалар шул куркыныч чор вакыйгаларын искә төшерделәр. Соңыннан белгеч балаларны блокадалы шәһәр фактлары белән таныштырды: блокада 872 көн дәвам итә, азык-төлек булмый, 640 мең кеше ачлыктан вафат була, Тәни Савичева көндәлек алып бара, норма буенча көнгә 125 грамм икмәк бирәләр. Шулай ук дәрестә ленинград турында шигырьләр укылды.
Соңыннан йомгак ясалды-үз тарихыңны белү, үз тамырларыңны, үткәнебезне белү бүгенге көндә ышанычлырак яшәү өчен бик мөһим. Куркыныч үткәннәрне онытсаң, ул һичшиксез кабатланачак, дигән фикер әйтеп үтелде.