27 гыйнвар-Ленинград шәһәренең блокадасын өзү көне. Шәһәр-легенда, ныклык, батырлык символы...
Безнең өчен - тыныч вакытта туган кешеләргә, Балтач тернәкләндерү бүлекчәсендә камалыш боҗрасының тере шаһитларының берсе Вера Мигунованы кабул итү зур шатлык булды.
Вера Алексеевна авыр тормыш кичерә. Ул реабилитация үтүчеләр белән үзенең балачак хатирәләре белән уртаклашты, күз яшьләре аша бомбалар, үтеп баручы салкын, ачлык хисе, иртәгәсе тормышка өмет нинди югалтулар белән килүе турында сөйләде. Биш яшендә аның гаиләсе Казаннан Ленинградка күченеп килә. Ике кызын фашистлардан саклап калырга омтылып, әти-әниләре Ленинградтан качарга карар кыла. Шлиссельбург шәһәрендә аларны фашистлар әсирлеккә алып, Дахау концлагерына күчерә. Шулай итеп, тугыз яшьлек Вера, аның апасы һәм әнисе өчен концлагерьларда түзә алмаслык тормыш башлана. Верага 346нчы номер бирелә. Кыз авыр шартларда да исән кала: Блютенринг һәм Фрайнман концлагерьларындагы ачлык, салкынлык, түбәнсетү, кыйнау, газ камераларында газаплау...
1945 елда Бавар балалар һәм хатын-кызлар концлагерьлары тоткыннарын америка гаскәрләре азат итә. Өйләренә товар вагоннарында бүрәнә, күмер остендә озак кайталар. Туган ягына кайту өмете Верага, сеңлесе һәм әнисенә зур көч бирә.
Тормыш дәвам итә. Вера Ленинград университетында белем ала, кияүгә чыга, ире белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Казан авиация институтында эшләп 1984 елда пенсиягә чыга.
Вера Мигунова-оптимизм хисен югалтмый торган актив кеше. Пенсиягә чыккач, ул Совет районының «Азино» ветераннар хоры, «Сәйдәш» мәдәният үзәге каршындагы «Күңелле дистә», «Волжанка» һәм «Здравушка» җыр һәм бию ансамбльләрен оештыра.
Бүгенге көндә ул яраткан әни, 6 онык һәм 8 оныкчыкның әбисе.
Социаль хезмәт алучылар Вера Алексеевнаның сөйләвен тын да алмый тыңладылар, күпләрнең күзләре яшьләнде, һәркем тыныч тормыш бүләк итүче батырларга рәхмәтен белдерде.