Арча РЦДПОВ “Өмет чаткысы” ТАССРның 100 еллыгына «Минем Республикам" чаралар циклы

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

Быел Татарстан автономияле Республикасы оешуга 100 ел  була. Шушы юбилей уңаеннан Республикабызда күп кенә чаралар уздырыла  башлады. Әле бу чаралар ел буе дәвам ителәчәк.

   Бүген Арча “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә тәбияләнүче балалр “Минем Республика Татарстан” исеме кысаларында Республикабызга багышланган рәсемнәр ясадылар. Балаларның фантазияләре бай һәм төрле.  Кемдер Кремель сүрәтен яки Соембикә манарасын сурәтләсә, икенчеләре Татарстан Республикасының гербын һәм флагын ясауга  өстенлек бирделәр. Балалар үз эшләрен зур кызыксыну белән бик теләп башкардылар.  Аларның Республикабыз һәм  туган якка карата мәхәббәт  рәсемнәрдә аерымачык чагыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International