«Нардуган». Түбән Каманың «Веста» үзәге

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

      Социаль әйдәп бару эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова Түбән Кама шәһәренең «Нардуган» җыр һәм бию ансамбленә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балигъ булмаган балалар өчен экскурсия оештырды. Максаты: баланың гомуми культурасын, коммуникатив сәләтләрен формалаштыру, яшьтәшләре һәм өлкәннәр  белән хезмәттәшлектә шатлык атмосферасын тудыру.

       «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле хореографы балаларны репетициягә чакырды. Балалар биюләргә өйрәтү нигезендә кешенең барлык мускулларның эше аша тән белән идарә итә белү ятуын, бию барышында катнашучының эмоциональ эчке халәтен ачу күнекмәләре эшләнүе турында белделәр. «Веста» да тәрбияләнүчеләргә «Полька» биюен, Күңелле татар биюен һәм «Кукес биюе» дигән албан халык биюен күрсәттеләр. Репетициядән соң балаларны ансамбльдә тәрбияләнүчеләр белән бергә музыка астында берничә күнегү ясарга, биючеләрнең костюмнарын киеп карарга чакырдылар, моңа  балалар бик шатландылар.

       Очрашу ахырында балалар ансамбльгә кызыклы экскурсия өчен рәхмәт белдерделәр. Алар бик күп уңай эмоцияләр алдылар һәм тагын бер  тапкыр «Нардуган»  җыр һәм бию ансамбленә барырга теләк белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International