2020 ел - Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү белән истәлекле вакыйга елы.
Бөек Ватан сугышы, җиңү, каһарманлык һәм безнең халык тарихының фаҗигале сәхифәсе булган вакыйгаларны күз яшьләрсез искә алу мөмкин түгел. Шундый вакыйгаларның берсе 900 көн дәвам иткән Ленинград блокадасы. Ленинград өчен көрәш-Икенче бөтендөнья сугышының хәлиткеч көрәшләренең берсе һәм ул үзенең дәвамлылыгы аркасында гына түгел, ә шәһәр сакчылары күрсәткән каһарманлык нәтиҗәсендә дә бөтендөнья тарихында аерым урын алып тора.
Ватан тарихының истәлекле даталарын бәйрәм итү кысаларында, 2020 елның 28 гыйнварында "Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре яшьләр эшләре Идарәсе вәкилләре белән берлектә "Ялкын" балалар патриотик клубы базасында "Ленинградны коткару!" дип аталган мәгълүмати-танып-белү чарасы уздырды.
Очрашу тарихи үткәнне аңлауга, гражданлык җаваплылыгы, үз иленең тарихына һәм мәдәниятенә хөрмәт, Ленинград блокадасы вакытында халкыбызның батырлыгы өчен горурлык хисләре тәрбияләүгә юнәлтелгән иде.
Чара клуб музее белән танышудан башланды, анда балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар Бөек Ватан сугышы вакыйгалары, бабаларыбызның батырлыгы, Ленинград халкының батырлыгы һәм түземлелеге турында күп кызыклы мәгълүмат белделәр. Балалар зур кызыксыну белән "Гвардия" эзтабарлар клубы җитәкчесе Никифоров Виктор Михайловичны тыңладылар, экспонатларны карап, сораулар бирделәр. Алар арасында каскалар, гранатлар, фляжкалар, сугышта катнашучыларның шәхси әйберләре бар. Болар барысы да балаларда зур кызыксыну уятты.
Очрашу ахырында "Ялкын" балалар патриотик клубы җитәкчесе Хөснетдинов Ринат Зиннур улы клуб буенча экскурсия оештырды. Яшьләр белән эшләү буенча белгечләр балалар өчен "Тынычлык күгәрчене" дигән мастер-класс үткәрделәр, һәр бала сугыштан әйләнеп кайтмаганнар истәлегенә кәгазь күгәрчен ясады.