Зәйдә социаль хезмәткәр мәктәбендә чираттагы дәрес узды

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

28 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәткәр Мәктәбенең чираттагы дәресе узды. Әлеге чарада өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә эшләүче 25 социаль хезмәткәр катнашты.

Социаль хезмәткәрләр практик тормышта очрый торган ситуацион бурычларны хәл иттеләр, шулай ук социаль хезмәт күрсәтү мәсьәләләре каралды.

Юрисконсульт Хуҗиәхмәтова Г.К. 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән яңа законнар һәм башка норматив документлар белән таныштырды.

Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Любовь Николаевна эшнең төп аспектларына тукталды, чыгышының ахырында ул ветераннарга Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан аерым игътибар бирергә кирәклеген билгеләп үтте.

Шулай ук социаль хезмәткәрләр белән кышкы чорда хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде.

Даими рәвештә уздырылучы  социаль хезмәткәр Мәктәбе хезмәткәрләрнең һөнәри дәрәҗәсен һәм компетентлыгын арттыра, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшырта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International