ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

          Хезмәт терапиясе-мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә хезмәт эшчәнлеге күнекмәләрен куллану , торгызу һәм саклап калу,чит кешеләр ярдәменә бәйлелек дәрәҗәсен киметү максатында социаль эштә кулланыла торган терапевтик йогынты ысулларынын берсе .
        Бүген хезмәт буенча инструктор Аглямова Л.И. җитәкчелегендә “Трудотерапия” социаль тернәкләндерү технологиясе үткәрелде. Тема :  "Кәгазьдән, ТАССР ның 100 еллыгына карата, эшләнмәләр ясау”. Максатлары : кәгазь белән эшләп  вак кул моторикасын яхшырту, кәефне яхшырту , хәтер һәм кузаллауны үстерү.

 

Шушы максат белән «Тегүчелек эше» юнәлеше буенча хезмәт реабилитациясе кабинетында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Ландыш Зарипова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр өчен “Көнкүреш кирәк-яраклары (урын-җир әйберләре, урындыклар, тегү машиналары өчен тышлыклар) ясау” дигән темага дәрес үткәрде.

 

Яңа Чишмә районы “Кайгырту” үзәге белгечләре Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәм тыл хезмәткәрләренең тормыш шартларын тикшерүне дәвам итә. 

Түбән Каманың "Веста" үзәгендә социаль педагог Әлфия Хөснетдинова "әни + сабый" клубы кысаларында 14 бала һәм аларның ата-аналары арасында "Кошлар ишегалды" дигән темага дәрес үткәрде. Максаты: өй кошлары белән танышу.

ВИЧ/СПИД, СПИД профилактикасы һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина күп балалы, аз тәэмин ителгән, тулы булмаган гаиләләрдән 15 бала өчен «Сәламәтлек һәм яшьләр үсеше» курсы кысаларында «Танышу. Сәламәт яшәү рәвеше: модамы әллә кирәкме?» дип аталаган дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: сәламәт яшәү рәвеше алып бару кирәклеген аңлауны активлаштыру.

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган «Җиңүгә 100 көн» акциясе кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Елена Макарова 12 нче санлы социаль участокта 8 волонтер белән берлектә «Бу көнне без якынайттык» дигән акция үткәрде.

2020 елның 4 февралендә «Минзәлә муниципаль районында «Тургай» СПДП» ДКУда тәрбияләнүчеләр һәм халык арасында агарту эше һәм сәламәтлекне ныгыту максатыннан социаль педагоглар Галина Гөлсинә, Галиева Эльза, приютта тәрбияләнүчеләр  белән берлектә «Коронавирус турында нәрсә белергә кирәк?» исеме астында акция үткәрделәр.

Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә мөмкинлекләре чикле булган социаль хезмәт алучылар өчен  «Күчмә матурлык салоны» эшләде.

Зәй муниципаль районы "Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге учреждениесендә 5 февраль көнне "Өлкән яшьтәге авыру кешеләргә һәм инвалидларга ярдәм күрсәтүчеләр мәктәбе"ндә чираттагы дәрес узды.

Бөгелмәнең «Радуга» үзәгендә «өлкәннәр һәм инвалидлар өчен тернәкләндерү мәктәбе «дигән чара узган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International