«Тегүчелек эше». Түбән Каманың «Веста» үзәге

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

Хәзер кибетләрдә урын-җир кирәк-яракларының төрле комплектларын сатып алырга була. Нигә аларны тегәргә соң? Чыннан да, урын-җир кирәк-яраклары комплектларын үзегез тегүнең кайбер өстенлекләре д бар: төсе һәм сыйфаты буенча тукыманы сайларга мөмкин; урын-җир кирәк-яракларын нәкъ менә мендәр, матрас һәм юрган саны һәм размеры буенча тегәргә. Нәтиҗәдә, урын-җир кирәк-ярагы арзанрак хакка чыга, һәм тегү сыйфаты да яхшырак булачак, чөнки син аны үзең өчен тегәсең.

Шушы максат белән «Тегүчелек эше» юнәлеше буенча хезмәт реабилитациясе кабинетында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Ландыш Зарипова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр өчен “Көнкүреш кирәк-яраклары (урын-җир әйберләре, урындыклар, тегү машиналары өчен тышлыклар) ясау” дигән темага дәрес үткәрде.

Дәрес башында белгеч катнашучыларга урын-җир кирәк-яракларын һәм көнкүреш предметлары өчен тышлыкларны нинди материаллардан тегү мөмкинлеге турында сөйләде һәм күрсәтте. Презентацияне карау барышында катнашучылар тегү эшләнмәләре белән таныштылар, ә дәреснең практик өлешендә катнашучылар урын-җир кирәк-яракларын тегеп карадылар, ә балалар кулъяулыклар ясау белән шөгыльләнделәр.

Дәрес барышында хатын-кызлар һәм балалар мөстәкыйль рәвештә көнкүреш әйберләре ясарга өйрәнделәр һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International