2020 елның 4 февралендә «Минзәлә муниципаль районында «Тургай» СПДП» ДКУда тәрбияләнүчеләр һәм халык арасында агарту эше һәм сәламәтлекне ныгыту максатыннан социаль педагоглар Галина Гөлсинә, Галиева Эльза, приютта тәрбияләнүчеләр белән берлектә «Коронавирус турында нәрсә белергә кирәк?» исеме астында акция үткәрделәр. Акция вакытытында балалар белән «Коронавирус нәрсә ул?» шулай ук сакланау битлекләрен кияргә, гигиенаны катгый үтәргә, авыру билгеләре булган кешеләр белән якын бәйләнештән качарга кирәклеге турында сойләделәр.
Акция ахырында, өзлегүләр санын киметү максатыннан, социаль педагоглар Галина Гөлсинә, Галиева Эльза һәм тәрбияләнүчеләр Иске Матвеевка авылында яшәүчеләргә белешмәлекләр, буклетлар тапшырдылар һәм вирус куркынычы булган илләргә барудан тыелып торырга киңәш иттеләр. Кичекмәстән медицина персоналына хәл начарланганда мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында искәртмәләр ясадылар.