ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Саба муниципаль районының «Тургай " приютында сөйләмне үстерү белән шөгыльләнәләр. Дәрес барышында без Э.Мошковскийның «диңгез»шигырен укыдык. Балалар тема буенча алган тәэсирләре белән уртаклаштылар, әлеге темага кагылышлы сорауларга җаваплар бирделәр.  Дәрес ахырында балалар «Балыкчы»уенын уйнадылар. Дәрес бик кызыклы үтте.


4
февраль, 2020 ел
сишәмбе

«Татарстан Республикасында социаль конракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен күрсәтү» турында 635 нче номерлы ТР Министрлар Кабинетының карарына үзгәрешләр кертү сәбәпле, 18 яшькә кадәрге биш һәм аннан күбрәк баласы булган аз керемле гаиләләр белән социаль контрактлар төзү буенча актив эш алып барыла.

 Сарман районы “Шәфкатъ”  халыкка социаль ярдәм күрсәтә  үзәгенең гаилә һәм балаларга  социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре торак – көнкүреш шартлары акты нигезендә әңгәмә кәгазе тутыралар, авыр тормыш хәленнән чыгу чараларын үз эченә алган гаиләне социаль адаптацияләү программаларын эшлиләр. Бугенге көндә “Шәфкатъ” узәге белгечләре тарафыннан социаль түләүләргә 9 дан артык гариза белән эш башкарылган.

2020 елның 4 февралендә Әтнә муниципаль районының «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге  базасында ата-аналары алимент түләмәгән  балигъ булмаган балалар тәрбияләгән гаиләләргә чираттагы бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне узды. Кабул итүне Арча һәм Әтнә районнары буенча суд эшчәнлегенең билгеләнгән тәртибен тәэмин итү буенча суд приставы Мостафин Марат Габделхак улы, «Изгелек» үзәге директоры Сәләхиева Зөлфирә Зөфәр кызы, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Сабирова Алсу Камил кызы, опека һәм попечительлек секторының баш белгече Мортазина Гүзәлия Котдус кызы алып бардылар. Вәкилләр алиментларны түләү һәм түләтү тәртибен аңлаттылар. Бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне кысаларында 2 гаиләгә алимент түләтү буенча консультатив ярдәм күрсәтелде.

    4 февраль 2020ел. Актаныш картлар йортында тәрбияләнүчеләр арасында шахмат белән шашка ярышы узачак.

      Мамадыш өлкәннәр һәм инвалидлар  интернат-йортында өлкән шәфкать туташы Илүсә Габделбәр кызы «Профилактика – сәламәтлек нигезе» дигән темага әңгәмә үткәрде. 

Бүген палата шәфкать туташы Әлфия Садриева «Коронавирустан ничек сакланырга»дигән әңгәмә үткәрде.

«Шәфкатъ» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә эшләүче «Волонтер» берләшмәсе активистлары «Ветеран белән якшәмбе көн» социаль проекты кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераны Хәлимов Мизхәт Хәлим улы янына бардылар. Өендә волонтерлар кар чистартуда булыштылар, юлларны чистарттылар. Мизхәт Хәлимович гармуннар коллекциясен күрсәтте һәм аларның берсендә уйнады. Волонтерлар ветеранга ныклы сәламәтлек теләделәр.

    2020 елның 4 февралендә Балтач бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Галиева Нурания Әхмәтгали кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

2020 елның  4 февралендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә  тәүлек буе эшли торган бүлек тәрбиячеләре Бөек Ватан сугышында җүңүнең 75 еллыгына багышланган “Безнең герой - якташларыбыз” дип исемләнгән  видео дәрес узды.

1 февральдән 24 февральгә кадәр Мамадыш муниципаль районындагы «Надежда» социаль приюты тәрбияләнүчеләре «Крутушка» шифаханәсендә ял итәләр һәм сәламәтлеген  ныгыталар


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International