Түбән Каманың "Веста" үзәгендә социаль педагог Әлфия Хөснетдинова "әни + сабый" клубы кысаларында 14 бала һәм аларның ата-аналары арасында "Кошлар ишегалды" дигән темага дәрес үткәрде. Максаты: өй кошлары белән танышу.
Дәреснең барлык уен биремнәре бер гомуми тема – йорт кошларын берләштерде. Балалар зур кызыксыну белән паровозикка утырып «Кошлар ишегалдына сәяхәт» кә юл тоттылар, юл буйлап педагог артыннан хәрәкәтләрне кабатладылар. Станцияләрдә төрле биремнәр үтәлде: төрле өлешләрдән әтәч картинасы җыйдылар, өй кошларын ашамлык белән сыйладылар,нинди тавыш белән аралашуларын искә төшерделәр, сорауларга җавап бирергә тырыштылар. Дәрескә карата кызыксыну кош ишегалдының матур иллюстрацияләре, кызыклы уенчыклар, сюрпризлы мизгелләр хисабына булды. Дәрестә төркем характерындагы дидактик уеннар да, индивидуаль уеннар да кулланылды. Балалар бик актив булдылар, үзләрен уңайлы хис иттеләр, барлык уеннарда да бик теләп катнаштылар. Ару-талуны бетерү өчен чебешләр һәм тавык маскалары киеп “тавык йөрергә чыкты” дигән музыкаль физминут үткәрелде. Ата-аналар балаларына ярдәм итеп, педагогка уеннарны оештырырга булыштылар.
Дәрес җанлы, җылы һәм дустанә шартларда узды.