2020 нче елның 5 нче февралендә «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Римма Шакирова һәм психолог Ләйсән Насыйрова Яр Чаллы шәһәре “Асылташ балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты базасында Антоновлар гаиләсе белән "Балаларны тәрбияләүдә кыенлыкларны билгеләү", “Гаилә хәм гаилә кыйммәтләре” дигән чара уздырды.
2020 нче елның 3 нче февралендә Баулы муниципаль районының «Милосердие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Газыйева Гүзәл Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган чара үткәрде.
5 февральдә Баулы муниципаль районының «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Кзыл – Яр мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары белән «Кышкы уеннар» дип исемләнгән чара үткәрделәр.
Бөек Ватан сугышында катнашучы белән янәшәдәге минутлар һәр бала өчен үзенчә кадерле.
Менә инде 7 ай Зәй муниципаль районында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан оештырылган коммерцияле булмаган оешмалар өчен грантлар алуга республика конкурсында җиңгән "Мин үзем эшли алам!" социаль проекты тормышка ашырыла.
2020 елның 5 нче февраль көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йорты тәрбиячесе Гилемханова Алсу җитәкчелегендә конкурс-уен программасы формасында “Кышкы маҗаралар” темасы астында шөгыль үткәрелде. Әлеге чарада берничә бала катнашты.
2020 елның 5 февралендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә Алабуга шәһәре эчке эшләр министрлыгы ветераннары, “Алтын яшь” доброволецлар отряды һәм “Игелек планетасы” балалары белән берлектә “Ут” дип аталган тематик очрашу узды.
2020 елның 5 февралендә «Ветеран белән якшәмбе көн» социаль проекты кысаларында Әтнә муниципаль районының «Изгелек» үзәге директоры З.З. Сәләхиева һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, волонтерлар белән берлектә тыл хезмәтчәне Гатауллина Кадрия Гатаулла кызына бардылар. Әлеге социаль проект өлкән буын кешеләренә карата игътибарлы булуга һәм аларны кайгыртуга юнәлдерелгән. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре ветеранга шефлык алулары турында хәбәр иттеләр. Волонтерлар, үз чиратында, өй җыештыру, кар чистарту һәм азык-төлек сатып алуда ярдәм иттеләр. Кадрия Гатаулла кызы дәһшәтле сугыш елларында, тылда җиңүгә өлеш кертүчеләрне истән тотулары өчен чын күңеленнән рәхмәт белдерде.
"Демография" милли проектын тормышка ашыру кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Йога – алтын яшьнең зирәклеге" программасы буенча дәресләр уңышлы дәвам итә.
Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең медицина һәм социаль хезмәткәрләре белән оештырыла торган чираттагы каралган җыелышы 27 гыйнварь аеның 2020 елында уздырылды. Җыелышны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Хуҗин Марсель Мәгъфур улы алып барды. Җыелышта 2019 елгы эшкә йомгак ясалды, узган елда иң яхшы хезмәткәрләр аталды. Җыелышта “Демография” милли проектын тормышка ашыру, озак вакытлы карау системасы, район үзәк хастаханәсе белән ведомствоара эш белән таныштырдылар. Шулай ук 65 яшьтән өлкәнрәк өлкәннәрне диспансерлаштыру мәсьәләләре дә күтәрелде. Үзәкнең 2020 елга эш планы белән таныштырдылар. Өй яны территорияләрен чистарту һәм башка мөһим мәсьәләләр дә күтәрелде. Җыелыш ахырында озак вакытка караган презентация карадылар.