«Сәламәт яшәү рәвеше: модамы әллә кирәкме?». Түбән Каманың «Веста» Үзәге

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

ВИЧ/СПИД, СПИД профилактикасы һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина күп балалы, аз тәэмин ителгән, тулы булмаган гаиләләрдән 15 бала өчен «Сәламәтлек һәм яшьләр үсеше» курсы кысаларында «Танышу. Сәламәт яшәү рәвеше: модамы әллә кирәкме?» дип аталаган дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: сәламәт яшәү рәвеше алып бару кирәклеген аңлауны активлаштыру.

Дәресне социаль эш буенча белгеч сәламләү һәм төркемдәге эш кагыйдәләрен аңлатудан башлады. Балалар «cөйләүченең кагыйдәләре, күтәрелгән кул кагыйдәләре, конфиденциальлек һәм пунктуальлек кагыйдәләре” турында белделәр, “сөйләгән кешегә бәя бирмәскә, алып баручының кагыйдәләрен, төркем тарафыннан кабул ителгән кагыйдәләрнең үтәлешен күзәтеп торырга”дигән кагыйдәләр дә әйтеп үтелде. Катнашучылар белән танышу һәм исемнәрне хәтердә калдыру өчен балалар “Пәрәвез” уенын үткәрделәр. Аннары дәрестә катнашучылар “Кешенең тормышында иң кыйммәтле әйбер нәрсә?” дигән сорауга җавап эзләделәр. Сәламәтлек кебек кыйммәтләр турында фикер алышуга тукталдылар. Балалар, сәламәтлекнең ни дәрәҗәдә мөһим икәнлеге турында сөйләвен тыңлаганнан соң, үзләре сәламәтлекнең нәрсә икәнен, аның нәрсә аңлатуын ачыкладылар. Һәр кешенең фикерен тыңлап, белгеч аларны «Сәламәтлек»нең билгеләнеше белән таныштырды. ВОЗ уставы буенча "Сәламәтлек- авырулар һәм физик җитешсезлекләр булмау гына түгел ә  тулы физик, рухи һәм социаль иминлекнең торышы, икәнен белделәр. Аннан соң, дәрестә катнашучылар, ике төркемгә бүленеп, гомуми сәламәтлек өлешләрен билгеләделәр: соматик сәламәтлек, физик сәламәтлек, психик сәламәтлек, әхлакый сәламәтлек, социаль сәламәтлек һәм алар барыннан да элек кешеләр сәламәтлегенә йогынты ясый торган факторларны билгеләделәр. Балалар кешенең сәламәтлегенә күпчелек очракта яшәү рәвеше йогынты ясавы турында нәтиҗә ясадылар,  дөрес яшәү рәвеше алып барырга кирәклеге һәм үз сәламәтлекләре турында ничек кайгыртулары турында сөйләделәр.

Дәрес «Комплиментлар» күнегүе белән тәмамланды, аның барышында дәрестә катнашучылар бер-берсенә комплиментлар әйттеләр, чөнки теләсә нинди авыруның профилактикасы - ул яхшы кәеф, ә ул күбесенчә без ишеткән сүзләргә бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International