Зәй муниципаль районы "Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге учреждениесендә 5 февраль көнне "Өлкән яшьтәге авыру кешеләргә һәм инвалидларга ярдәм күрсәтүчеләр мәктәбе"ндә чираттагы дәрес узды.
Әлеге дәресләр авыручыларны гомуми һәм махсус карау кагыйдәләренә, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү һәм үз-үзеңне тикшерү, өйдә гигиеник процедуралар үткәрү, туклану һәм ашату кагыйдәләренә, авыру кеше белән аралашу үзенчәлекләренә багышланган.
Шулай ук дәресләрдә яткан клиентлар белән эшләү буенча гамәли күнекмәләр дә өйрәнелде: махсус кием куллану, шәхси гигиена буенча процедуралар үткәрү, озакка сузылган авыру нәтиҗәсендә барлыкка килгән җәрәхәтләрне булдырмау.
"Тәрбия мәктәбендә" алган белем һәм күнекмәләр аз хәрәкәтләнүче гражданнарны караучыларга якыннарына мөмкин кадәр тулы һәм лаеклы тормыш өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк.