Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикле булган социаль хезмәт алучылар өчен «Күчмә матурлык салоны» эшләде.
Чараның максаты: авыр тормыш хәлендә калган, социаль яктан аз тәэмин ителгән, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга хәйрия ярдәме күрсәтү.
«Креатив» укыту-студиясендәге остаз-профессионал Галина Багаева белән озак еллар хезмәттәшлек итү-социаль хезмәт алучыларга үз вакытында ярдәм һәм матурлык бүләк итәргә булыша.
Булачак остазлар укытучылары җитәкчелегендә чәч кисү буенча хезмәтне бик теләп күрсәттеләр һәм күчмә чәчтарашханәгә барлык килүчегә дә игътибарлы булдылар, кайгыртучанлык белән аралаштылар. Үзләренә килешле, яңа фасондагы прическаларга ия булган социаль хезмәт алучылар, бигрәк тә өлкән буын кешеләре, шатлык-куанычларын яшермичә, укытучыларга һәм укучыларга чын күңелдән рәхмәт әйттеләр, аларга ныклы сәламәтлек, иминлек һәм укуларында, яраткан эшләрендә уңышлар теләделәр.
Чәчтарашханә хезмәтен 20 кеше алды.