18 май көнне, Халыкара гаилә көне һәм балалар ышаныч телефоны көне кысаларында, Сарман гимназиясенең 6 һәм 8 сыйныф укучылары белән “Шәфкатъ” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар бүлеге педагоглары класс сәгате уздырдылар. Чараның максаты – үз гаиләңә һәм якыннарыңа карата хөрмәт, мәхәббәт хисе тәрбияләү; үз гаиләңнең традицияләренә, аның тарихына кызыксыну уяту, аларны баету.
Һәрбер кешегә үз туган ягы кадерле. Без табигатьне, урман-басуларны яратабыз. Барыбыз да яшеллек белән сокланабыз.
Олы Әтнә мәдәният йортында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан “ Күңелләрдә Тукай сүзләре” исеме астында шигырь бәйрәме узды. Әлеге матур бәйрәмдә райондашларыбыз белән берлектә "Изгелек" үзәге хезмәткәрләре һәм имин булмаган, куп балалы, аз керемле гаиләләрдән дэ балалар, әти-әнилэр канашты. Чараның максаты - Габдулла Тукай иҗатын һәм аңа бәйләп хәзерге заман әдипләребезнең иҗатын тирәнтен өйрәнү, халкыбыз тарихы, мәдәнияте, милли үзенчәлекләре белән кызыксындыру, шул ук вакытта сәнгатьле уку, сөйләү күнекмәләрен үстерү, татар шигьриятенә, туган телебезгә мәхәббәт уяту, китап укучыларда әдәби иҗатка омтылыш тәрбияләү.
Әтнәнең "Изгелек" үзәге коллективы да район оешмалары белән берлектә “Үлемсез полк” акциясендә актив катнашты. Һәрберсенең кулында ветераннарга биреләсе чәчәк бәйләмнәре, сугышта катнашкан бабайларының портретларын тотып марш атладылар. Тантана Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасы каршында дәвам итте. Укучылар концерт номерлары, чыгышларлар тәкъдим иттеләр.
Әтнәнең “Изгелек” социаль хезмәт күрсәтү үзәге өлкәннәрнең үтенече буенча Арча районы Кушлавыч авылында урнашкан Тукаевлар гаиләсе музей йортына сәяхәт оештырды. Безне ачык йөзе, җылы карашы белән якташыбыз, музей хезмәткәре Мөхәммәтшина Ләйлә Мөнир кызы каршы алды. Ике сәгаткә сузылган сәяхэт сизелмичә дә узып китте. Шушы вакыт эчендэ Ләйлә ханым безгә бөек шагыйребез, аның балачагы, нәселе, аңа нисбәтле чордашларының истәлекләре турында шактый бай мәгълүмат җиткерде. Әлеге авылда Тукайның әтисенең кабере дә сакланган. Музейда булганнан соң шунда юл тоттык. Экскурсиянең соңгы тукталышы - Г.Тукайга куелган һәйкәл иде. Көнебез файдалы, хатирәләргә бай булды.
Шушы көннәрдә Зәй муниципаль районының “Шатлык” халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге белгече һәм “Волонтерлар” ирекле хәрәкәте “Игелекле йөрәк” дип исемләнгән акция оештырдылар
Ветераннарны кайгырту һәм аларга игътибар, хөрмәт күрсәтү – һәммәбезнең изге бурычы. Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарының яшәү шартлары мониторингы үткәрелде. Бүгенге көндә районда 36 ветеран исәпләнә. Бер Бөек Ватан сугышы инвалиды, ике сугыш ветеранына өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтелә. Калган ветераннарга да социаль хезмәткәрләр беркетелгән. Бер генә ветеран да игътибардан читтә калмаган. Аларның һәммәсе турында балалары, туганнары, авыл җирлеге вәкилләре даими кайгыртып тора.
29 апрельдә «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре “Татарстанның чиста урманнары” республика табигатьне саклау акциясендә катнаштылар. Көн бик матур, кояшлы булды. Күмәк көч белән Әлмәт авылы янында урнашкан “Олы Яр” чишмәсе территориясе чистартылды һәм төзекләндерелде, агач үсентеләре утыртылды. Техниканың вакытында килүе дә уңай йогынты ясады. Җыелган чүпне чыгару өчен техниканы да “Шәфкатъ” үзәге бирде.
26 нчы апрель көнне, "Шәфкать" үзәгенең актлар залында өйгә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләренең гомуми җыелышы уздырылды.
“Язгы изгелек атнасы” Бөтенроссия ирекле акция кысаларында 2016 елның 22 апрелендә “Шәфкатъ” үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Сарман районы “Волонтер” иреклеләр үзәге активистлары белән берлектә калдыкларны дөрес кулланырга өйрәтүгә багышланган экологик мастер-класс үткәрделәр.