Тукай эзлэре буйлап. Әтнә районы "Изгелек" үзәге.

2016 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

Әтнәнең “Изгелек” социаль хезмәт күрсәтү үзәге өлкәннәрнең  үтенече буенча Арча районы Кушлавыч авылында урнашкан Тукаевлар гаиләсе музей йортына сәяхәт оештырды. Безне ачык йөзе, җылы карашы белән якташыбыз, музей хезмәткәре Мөхәммәтшина Ләйлә Мөнир кызы каршы алды. Ике сәгаткә сузылган сәяхэт сизелмичә дә узып китте. Шушы вакыт эчендэ Ләйлә ханым безгә бөек шагыйребез, аның балачагы, нәселе, аңа нисбәтле чордашларының истәлекләре турында шактый бай мәгълүмат җиткерде. Әлеге авылда Тукайның әтисенең кабере дә сакланган. Музейда булганнан соң шунда юл тоттык. Экскурсиянең соңгы тукталышы - Г.Тукайга куелган һәйкәл иде. Көнебез файдалы, хатирәләргә бай булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International