Татарстанның чиста урманнары

2016 елның 4 мае, чәршәмбе

29 апрельдә «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре “Татарстанның чиста урманнары” республика табигатьне саклау акциясендә катнаштылар. Көн бик матур, кояшлы булды. Күмәк көч белән Әлмәт авылы янында урнашкан “Олы Яр” чишмәсе территориясе чистартылды һәм төзекләндерелде, агач үсентеләре утыртылды. Техниканың вакытында килүе дә уңай йогынты ясады. Җыелган чүпне чыгару өчен техниканы да “Шәфкатъ” үзәге бирде.

Үзәк хезмәткәрләре урман агачларын саклауда үзләренең өлешләрен керттеләр. Үзебезгә, бездән соң килгән буынга  саф һава, чиста су һәм уңдырышлы җир кирәк. Шуңа күрә, без мондый акцияләрендә катнашырга тиеш!

Кадерле сарманлылар! Табигатьне яратыгыз, саклагыз! Җәмәгать урыннарында тәртип һәм чисталык булдыручыларның хезмәтен хөрмәт итегез. Мондый акцияләрдә актив катнашыгыз.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International