26 нчы апрель көнне, "Шәфкать" үзәгенең актлар залында өйгә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләренең гомуми җыелышы уздырылды.
Җыелышта "Шәфкать" үзәгенең директоры Фарукшин Хәмзә Таҗетдин улы, Сарман районы үзәк шифаханәсенең Баш врачы урынбасары Галеев Рамил Габдулла улы, Сарман районы Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Хуҗина Гөлнара Ильяс кызы, Пенсия фонды Идарәсенең бүлек җитәкчесе Тимашева Айгөл Әзгат кызы, "Шәфкать" үзәгенең профсоюз комитеты рәисе Суләйманова Миләушә Равил кызы, "Шәфкать" үзәгенең өйгә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Рафикова Гузәл Раиф кызы чыгыш ясадылар.
Җыелыш барышында социаль хезмәткәрләр үзләренең күпсанлы сорауларына квалификацияле белгечләрдән тулы җаваплар алды һәм социаль өлкәдә белемнәрен тулыландырды. Шулай ук социаль хезмәткәрләр Хөснуллина Р.Г. һәм Диниева Д.Ф.га 50-яшьлек юбилейлары уңаеннан котлаулар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.