“Игелекле йөрәк”.
Шушы көннәрдә Зәй муниципаль районының “Шатлык” халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге белгече һәм “Волонтерлар” ирекле хәрәкәте “Игелекле йөрәк” дип исемләнгән акция оештырдылар. Алар шәһәр халкына “Георгий тасмалары” тараттылар һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары яшәгән йортларга барып үз куллары белән ясаган котлау открыткалары тапшырдылар. Кечкенә генә бүләк булса да, ветераннарның мондый игътибарга күңелләре булды. Алар үз чиратында балаларга имин еллар, бәхетле киләчәк теләп озатып калдылар.
Ветераннарның изге теләкләре Ходайның “амин”дигән сәгатенә туры килсен, еллар тыныч, күкләр аяз булсын иде.
Социаль мәсьәләләр буенча белгеч Г.Н. Камалеева.