“Язгы изгелек атнасы” Бөтенроссия ирекле акция кысаларында 2016 елның 22 апрелендә “Шәфкатъ” үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Сарман районы “Волонтер” иреклеләр үзәге активистлары белән берлектә калдыкларны дөрес кулланырга өйрәтүгә багышланган экологик мастер-класс үткәрделәр. Волонтерлар балаларны экологик тормыш кагыйдәләре белән таныштырдылар һәм гади калдыклардан оригиналь әйберләр ясарга мөмкинлек тудырдылар. Экологик мастер-класс ике өлештән торды – теоретик һәм практик. Беренче өлештә белгечләр һәм волонтерлар балаларны экология кагыйдәләре белән таныштырдылар. Волонтерларның ярдәме һәм балаларның тырышлыгы бушка китмәде. Мастер-класста катнашучылар юк кына калдыклардан гаҗәеп матур кул эшләре ясадылар.