Ветераннарны кайгырту

2016 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

Ветераннарны кайгырту һәм аларга игътибар, хөрмәт күрсәтү – һәммәбезнең изге бурычы. Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарының яшәү шартлары мониторингы үткәрелде. Бүгенге көндә районда 36 ветеран исәпләнә. Бер Бөек Ватан сугышы инвалиды, ике сугыш ветеранына өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтелә. Калган ветераннарга да социаль хезмәткәрләр беркетелгән. Бер генә ветеран да игътибардан читтә калмаган. Аларның һәммәсе турында балалары, туганнары, авыл җирлеге вәкилләре даими кайгыртып тора.

Бу кояшлы май көннәрендә ветераннарны олылау һәм хөрмәтләү бара. Кадерле ветераннарыбыз! Батырлыгыгыз, намуслы хезмәтегез өчен мең рәхмәт Сезгә! Сезгә тазалык-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер телибез. Йортларыгызда иминлек булсын, якыннарыгызның ихтирамын тоеп яшәгез. Якынлашып килүче Җиңү көне белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International