18 май көнне, Халыкара гаилә көне һәм балалар ышаныч телефоны көне кысаларында, Сарман гимназиясенең 6 һәм 8 сыйныф укучылары белән “Шәфкатъ” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар бүлеге педагоглары класс сәгате уздырдылар. Чараның максаты – үз гаиләңә һәм якыннарыңа карата хөрмәт, мәхәббәт хисе тәрбияләү; үз гаиләңнең традицияләренә, аның тарихына кызыксыну уяту, аларны баету.
Класс сәгате барышында, белгечләр уен формасында гаилә, андагы мөнәсәбәтләр, шулай ук гаилә кыйммәтләре турында бай мәгълүмат бирделәр. Чара ахырында Россия территориясендә эшләп килүче Балалар ышаныч телефонының тарихы, эшләү принциплары белән таныштырдылар. Соңыннан информацион буклетлар өләшенде.