Урман утырту көне

2016 елның 13 мае, җомга

Һәрбер кешегә  үз туган ягы кадерле. Без табигатьне, урман-басуларны яратабыз. Барыбыз да яшеллек белән сокланабыз.

Россиядә һәр елның май аенда Урман утырту көне үткәрелә. “Урман утырту көне” акциясендә «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре дә актив катнаштылар. Әлеге чарада шулай ук Сарман муниципаль районының ветераннар һәм инвалидлар советы әгъзалары катнашты. Урманнар – безнең уртак байлыгыбыз. Шуңа күрә, аларны кайгырту, карап тору, яшелләндерү – барыбызның да изге бурычыбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International