ЯҢАЛЫКЛАР


18
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

16 нчы август көнне Казан шәһәре "Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә  мөмкинлекләре чикле балалар өчен "Нечкәбил 2016" дип исемләнгән  Ана, матурлык һәм гаилә Республика конкурсы патронажы астында хәйрия акциясе узды. Акция кысаларында балалар өчен махсус программа оештырылган: флешмоб бию, уеннар, аквагрим, һәм әлбәттә инде, бүләкләр.

Янгынга каршы куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү максатыннан, Сармандагы “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Мобиль бригадасы белән   Игәнәбаш авылына юл тоттылар.

Сабитова Гөлнур апаның күзләре күрми. Аңа социаль хезмәткәр беркетелгән. Гөлнур апаның ишек алдындагы кирәкмәгән агач үсентеләре, былтыргы кипкән үлән, җәй буе җыелган чүпләре җыеп түгелде. Ялгыз тыл ветераны яшәгән ишек алды матурланып, чистарып, яктырып калды. Озатканда ул рәхмәтләрен кабат-кабат әйтеп, догалар укып калды.

         Өлкән яшьтәге кешеләр белән эшләгәндә иң нәтиҗәле технологияләрнең берсе – хатирәләр терапиясы


12
август, 2016 ел
җомга

5 нче августтан 20 августка кадәр “Изгелек” халыкка социаль  хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль  ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан районда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе оештырылды. Алар районыбыз оешма-учреждениеләренә мөрәҗәгать хатлары тапшырды. Традицияга әйләнгән әлеге күркәм чарага райондашларыбыз бик теләп катнаша.Хәйрия чарасыннан җыелган уку кирәк-яраклары, кием-салымнар, уенчыклар, китаплар – һәммәсе дә районыбызда ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә тапшырылачак. Акцияне башлап җибәргән пенсия, статистика бүлеге, Күәм авыл җирлеге хезмәткәрләренең аяклары җинел булсын.

Бүген Сарман районы “Шәфкатъ” үзәгендә СРО психологы Шәйдуллина Ф.Ф. тарафыннан Үзәктә социаль хезмәтләр алучы өлкәннәр өчен төркемле тренинг үткәрелде.

     Әлеге тренингның максаты – катнашучыларны психоэмоциональ көчәнешне төшерү техникаларына өйрәтү һәм дөрес итеп сулыш алу күнегүләренә өйрәтү.

     Өлкәннәр төркеме тренинг барышында бик актив катнаштылар һәм уңай нәтиҗәләргә ирештеләр.

2016 елның 12 нче августында Сарман ял паркында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” хәйрия акциясе узды. Акцияне оештыручыларның бурычы-мохтаҗ гаиләләргә ярдәм кулы сузу, беренче сыйныфка баручының тормышындагы әһәмиятле бу көнне бәйрәм итү өчен мөмкин булганнарны эшләү.


10
август, 2016 ел
чәршәмбе

  Балык – Бистәсе районынын Олы Елга авылы эбиләре Facebook социаль челтәре аша дөньяга танылу алды. 


8
август, 2016 ел
дүшәмбе

5 август көнне Сарман районы “Шәфкатъ” үзәгендә СРО психологы Шәйдуллина Ф.Ф. тарафыннан Үзәктә социаль хезмәтләр алучы балалар өчен төркемле тренинг үткәрелде.


5
август, 2016 ел
җомга

  Кулланучылар хокукларын яклау - кулланучы һәм сатучы арасында барлыкка килгән мөнәсәбәтләрне җайга салу.


29
июль, 2016 ел
җомга

  "Твоя – Россия.рф" сайтында 200 һәм 2000 сум  символларын сайлау буенча тавыш бирүнең беренче этабы башланды. Бу этап шәһәрләрнең  киңәйтелгән исемлеген һәм аларга тиешле символларны формалаштыруга юнәлдерелгән. Аның нәтиҗәләре буенча  дәгъва итүчеләр исемлегенә кимендә биш мең тавыш җыйган шәһәр һәм аларның символларары керә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International