Хәйрия акциясе

2016 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

        16 нчы август көнне Казан шәһәре "Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә  мөмкинлекләре чикле балалар өчен "Нечкәбил 2016" дип исемләнгән  Ана, матурлык һәм гаилә Республика конкурсы патронажы астында хәйрия акциясе узды. Акция кысаларында балалар өчен махсус программа оештырылган: флешмоб бию, уеннар, аквагрим, һәм әлбәттә инде, бүләкләр.

        Сарман районы “Шәфкатъ” үзәгеннән “Нечкәбил 2016” конкурсында психолог Шәйдуллина Фәридә Фаяз кызы катнашачак.

         Әлеге хәйрия акциясенә ул кулдан тегелгэн йомшак уенчыклар алып барды. “Куяннар” һәм “аюлар” тегү процесына аның бөтен гаилә әгъзалары һәм гаилә дуслары үз өлешләрен керткәннәр. “Күрсәгез сез балаларның шатлыктан ничек кузләре янганын!” – диде Фәридә Фаязовна Казаннан кайткач. “Нечкәбил 2016” конкурсында гаиләм белән катнашуыма мин бик горурланам!”

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International