Хәтирәләр сукмагы буйлап...

2016 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

         Өлкән яшьтәге кешеләр белән эшләгәндә иң нәтиҗәле технологияләрнең берсе – хатирәләр терапиясы.

          Әлеге технология Сарман районы "Шәфкать"  үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар белән  шөгыльләнгәндә актив кулланыла. Үзәк территориясендә урнашкан "Авылым хэтирэлэре" дип исемләнгән музей инде күптән менә дигән ярдәмлек Һәм "Хәтирәләр сукмагы буйлап..." технологиясенең практик өлеше булып хезмәт итә.

         Әлеге музейда безнең өлкән буын вәкилләренең балачак һәм яшьлекләренең якты истәлегенә багышланган экспонатлар җыелган.  СРО психологы Шәйдуллина Фәридә Фаяз кызы атна саен өлкән яшьтәге кешеләр белән экскурсия үткәрә. Экскурсияләр бик уңай нәтиҗәләр бирә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International