"Синең тавыш – хәлиткеч!"

2016 елның 29 июле, җомга

      "Твоя – Россия.рф" сайтында 200 һәм 2000 сум  символларын сайлау буенча тавыш бирүнең беренче этабы башланды. Бу этап шәһәрләрнең  киңәйтелгән исемлеген һәм аларга тиешле символларны формалаштыруга юнәлдерелгән. Аның нәтиҗәләре буенча  дәгъва итүчеләр исемлегенә кимендә биш мең тавыш җыйган шәһәр һәм аларның символларары керә.

Конкурсның икенче этабында "Җәмәгатьчелек фикере" фонды үткәргән сораштыру нәтиҗәләре буенча 10 шәһәр билгеләнәчәк. Өченче этап барышында 10 шәһәр арасыннан 2 шәһәр-җиңүче сайланачак. Ахыргы конкурс нәтиҗәләре 7 октябрь көнне игълан ителәчәк .

      Тавыш бирү кысаларында Сарман авылы "Волонтер" Доброволецлар үзәгенең активистлары "Синең тавыш – хәлиткеч!" дип исемләнгән акция үткәргәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International