Кулланучылар хокукларын яклау - кулланучы һәм сатучы арасында барлыкка килгән мөнәсәбәтләрне җайга салу.
Исаева Ольга Владимировна - Татарстан Республикасының эчке базарны үстерү һәм координацияләү буенча Түбән Кама бүлегенең төп консультанты - хокукый актлар турында мәгълүмат җиткерү максаты белән “Шәфкать" үзәгенә очрашуга килде.
Очрашу барышында катнашучыларга гамәлдәге законнар буенча аңлатма бирелде һәм конкрет мисалларда конфликтлы ситуацияләрне хәл итү тәртибе аңлатылды.
Очрашу азагында ял итучеләр концерт карадылар һәм үзләре дә концертта катнаштылар.