Кариле авылында 30 август көнне Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Әминә Сәләхетдин кызы Нигъмәтҗановага тантаналы рәвештә йорт тапшырылды.
2016 нчы елның 25 августында “Социаль туризм” программасы кысаларында Балтач районы “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендәге ял итүчеләр «Халыклар дуслыгы» музеенда булдылар.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 28 нче апрелендә чыккан 741-р номерлы күрсәтмәсен үтәү һәм ягулык сезонына әзерләнү, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү, тормыш – көнкүреш шартларын тикшерү максатыннан тәрбия органнары Җәлил эшчеләр бистәсенең социаль яктан имин булмаган гаиләләрендә һәр өйгә кереп йөреп чыктылар.
Эшче төркем газ һәм электр приборларының төзеклелегенә аеруча игтибар итте. Янгын куркынычсызлыгы буенча ачыкланган кимчелекләрне үзвакытында төзәтү максатыннан аңлату профилактик эше алып бардылар.
2016 нче елның 24 августында Балтач районы “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсенә Борнак мәдәният йорты үзэшчәнләре хәйрия концерты белән килделәр. Мәдәният йорты җитәкчесе Айсылу Нәҗипова җитәкләгән әлеге концерт бик күңелле узды.
2016 нче елның 24 нче августында “Парк һәм скверлар” программасы кысаларында Балтач районы “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар белән биредә эшләүче хезмәткәрләр нарат күркәләре җыйдылар. Җ
Бүген, 23 нче август көнне, Сарман районы “Шәфкатъ” үзәгендә психолог Шәйдуллина Фәридә Фаяз кызы тарафыннан Үзәктә социаль хезмәтләр алучы өлкәннәр өчен “Минем хисләр” дип исемләнгән төркемле тренинг үткәрелде.
Әлеге тренингның максаты – тиз арада начар кәефне яхшы кәефкә алыштырырга өйрәнү.
Өлкәннәр төркеме тренинг барышында бик актив катнаштылар һәм уңай нәтиҗәләргә ирештеләр.
Бүген 22 августта, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры беренче урынбасары Марат Гафаров Сарман районы социаль яклау бүлеге, "Шәфкать" үзәге, Җәлил картлар йорты эш коллективлары белән очрашты.
Җәмгыятебездә физкультура һәм спортның әһәмияте бәяләп бетергесез. Чираттагы олимпия уеннары Рио – де – Жанейро шәһәрендә генә түгел, Сарман “Шәфкатъ” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә дә булып узды.
Гадәти булмаган спорт ярышларында олысы - кечесе, ягъни өлкәннәр һәм оныклар катнашты. Алар сәламәтлекләрен генә ныгытып калмадылар, рухи азык та алдылар. Мондый гаиләләрдә өлкәннәр дә бәхетле, балалар да сәламәт.
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан 2016 елның 18 августында социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә Чепья хастаханәнең участок врачы Татьяна Филиппова белән очрашу үткәрелде.
2016 елның 18 августында социаль-тернәкләндерү бүлекчәсенә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искәртү максатыннан Чепья авылында урнашкан янгыннан саклау бүлеге хезмәткәре Габдулла Ганиев килде.