Сарман ял паркында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” хәйрия акциясе узды

2016 елның 12 августы, җомга

2016 елның 12 нче августында Сарман ял паркында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” хәйрия акциясе узды. Акцияне оештыручыларның бурычы-мохтаҗ гаиләләргә ярдәм кулы сузу, беренче сыйныфка баручының тормышындагы әһәмиятле бу көнне бәйрәм итү өчен мөмкин булганнарны эшләү.
Әлеге акциядә 35 балага (аз керемле, күп балалы гаиләләргә, инвалид-балаларга) адреслы ярдәм күрсәтелде. Аларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумкалар һәм спорт киемнәре тапшырылды.
Бу мөһим чарага һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Чараны оештыруда Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәемин иту Министрлыгынын «Шәфкатъ» халыкка социаль ярдәм курсәту узәге хезмәтчәннәре һәм «Волонтер» Иреклеләр узәге волонтерлары катнашты.  Изге эштә катнашкан һәр кешегә, оешма-предприятиеләргә рәхмәт белдерәбез!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International