Акция "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит". Әтнә районы "Изгелек" үзәге

2016 елның 12 августы, җомга

5 нче августтан 20 августка кадәр “Изгелек” халыкка социаль  хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль  ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан районда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе оештырылды. Алар районыбыз оешма-учреждениеләренә мөрәҗәгать хатлары тапшырды. Традицияга әйләнгән әлеге күркәм чарага райондашларыбыз бик теләп катнаша.Хәйрия чарасыннан җыелган уку кирәк-яраклары, кием-салымнар, уенчыклар, китаплар – һәммәсе дә районыбызда ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә тапшырылачак. Акцияне башлап җибәргән пенсия, статистика бүлеге, Күәм авыл җирлеге хезмәткәрләренең аяклары җинел булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International