Сарман районында янгынга каршы профилактик чара

2016 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Янгынга каршы куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү максатыннан, Сармандагы “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Мобиль бригадасы белән   Игәнәбаш авылына юл тоттылар.

Сабитова Гөлнур апаның күзләре күрми. Аңа социаль хезмәткәр беркетелгән. Гөлнур апаның ишек алдындагы кирәкмәгән агач үсентеләре, былтыргы кипкән үлән, җәй буе җыелган чүпләре җыеп түгелде. Ялгыз тыл ветераны яшәгән ишек алды матурланып, чистарып, яктырып калды. Озатканда ул рәхмәтләрен кабат-кабат әйтеп, догалар укып калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International