02 апрель 2018 ел, дүшәмбе
Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр приютында “Гомуми эш” Гомумроссия иҗтимагый оешма өлкәсендә президент инициативаларын яклау проекты буенча “Манипуляция серләре. Хәмер” дигән темага профилактик әңгәмә үткәрделәр.
Дәрес башында белгечләр аралашуның максатын һәм регламентын хәбәр иттеләр.
Аралашу максаты – ни өчен кешеләр хәмерне сатып ала һәм аны эчә? Бу аларның шәхси сайлавы, яки кемдер алар өчен сайлаган?
Шуннан сон белгечләр балалар белән “Манипуляция серләре. Хәмер” дигән фильмны карадылар.
Дәрес ахырында фильм турында фикер алышу булды, балалар тәэсирләре белән уртаклашты.