«Аеклык ноктасы» клубы эшчәнлеге кысаларында “Веста” үзәгендә эшләүче социаль белгеч Наталья Емельянова социаль ярдәм күрсәтелүче хатын-кызларга “Үз-үзеңне бәяләү” дип аталган дәрес үткәрде. Максаты: үз-үзеңне дөрес бәяләү күнекмәләрен булдыру.
Дәрес барышында хатын-кызлар “Мин кем?”, “Үзеңдәге уңай/тискәре якларыңны әйт”, “Минем иң яхшы сыйфатларым”, “Хисләр йомгагы” кебек күнегүләрдә катнаштылар. Әлеге күнегүләр катнашучыларга үз тормышларына яңа күзлектән карарга, тискәре фикерләргә колак салмыйча, булган кимчелекләрен бетерергә тырышырга кирәклеген, эчләрендә булган каршылыклы хисләрен читкә куеп яңа тормыш башларга була икәненә өйрәттеләр.
Дәрес азагында катнашучылар иң авыр күнегү дип үзеңдә булган уңай сыйфатларны сөйләүне атадылар, чөнки үз-үзеңә дөрес бәя бирү җиңел түгел.
Психолог дәрестә катнашучыларга рәхмәтен белдерде һәм “Каршылыклардан ничек качарга була” дигән памятка таратты.