Балаларның сәламәтлеген һәм тормыш–яшәү рәвешен ныгыту максатыннан чыгып, Арча балаларны тернәкләндерү үзәгенә йөрүче кечкенәләр төркеме сенсор бүлмәсендә һәрдаим ял итәләр.
Бергәләшеп үткәрелгән дәресләрдән соң алар сулыш өчен, күрү һәм ишетү сәләтләрен үстерү өчен төрле күнегүләр ясыйлар, тыныч көйгә әкиятләр уйлап чыгаралар, “күңел тынычлыгы өчен” аутотренинглар уздыралар.
Тәрбияче Кәримуллина З.М. мондый “ял сәгатьләре” балаларны авыр дәресләрдән соң тынычланырга, тупланырга һәм күңелләрен күтәрергә булыша. Һәрбер бала шатланып, психик яктан тынычланып, физик яктан активланып алдагы белем һәм тәрбия бирүгә әзер була.