Безнең күпчелегебез бер дә уйламыйча күп кенә кирәксез-яраксыз үйберлүрне чүплеккә итеп ата. Шул кирүксез дип уйлаган үйберлүрнең берсе - пластик шешүлүрнең бөкесе.
Бу бөкелүрнең яңа куллану ысулларын "Маяк" социаль үзәгендә үзләштерәләр, "Виноград" дип аталган энәләр савытына әверелдерәләр.
"Виноград"ны ясау өчен кирәкле чимал:
- пластик шешәләрнең бөкеләре - 8 шт.;
- карасу-яшел төстәге җен җепләр (яфраклар өчен);
- эләктергеч;
- шпушка җепләре, энә.
Иң беренче, җиләкне бәйлибез. Эшне баш җептән башлыйбыз. Җиңел инә итеп петля ясыйбыз һәм багана белән бәйлибез, әкрен генә түгәрәкне зурайтабыз. Бөкене бәйләм эченә төреп. экрен генә җепне тартабыз. Крючокта бер петля калганчы бәйлибез, очын эчкә яшерәбез. Җиләгебез әзер. Шул ысул белән сигез бөкене бәйлибез. Аннан җепле энә белэн бөтен бөкене бергә тарттырабыз. Хәзер без яфраклар бәйләргә керешәбез. Яфракларны энә белән урнысына урнаштырабыз. Яфракка кашка утыртабыз - матурлык өчен. Энәлегебез әзер.
Бу күнегүләр зиһенне ныгыта, моториканы арттыра, кул бармаклары языла һәм шомара. Шулай ук интеллектны арттыруга ярдәм итә.
Шул ысул буенча "Маяк"ның 5 хатын кыз яшәүчеләре социаль эшче Ризатдинова Елена башлыгында 2018 елның 3 апрелендә үзэкнең ашханәсенә рәсем ясап элде.