2018 елның 2 апрелендә Мамадыш шәһәренең «Забота» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә «Беренче апрель берәүгә дә ышанма» дип исемләнгән чара үткәрелде. Көлке көненә багышланган әлеге бәйрәмдә 25 өлкән һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр катнашты. Максаты: бөтен ил буенча үткәрү гадәтенә әверелгән бу кызыклы һәм гадәти булмаган бәйрәмне уздыру, көлке көне тарихы белән таныштыру иде. 1 апрель кәефне яхшырта, күңел күтәренкелеген арттыра. Төрле кызыклы конкурслар оештырылды, җырлар җырланды, биелде. Күп кешелщрне бщйрщмнең килеп чыгу тарихы гаҗәпләндерде. Тамаша дәвамында кунаклар йөзеннән елмаю китмәде. Бәйрәм күмәкләшеп Шаинскийның «Елмаю» җырын җырлау белән тәмамланды.