Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында социаль хезмэт алучыларга китап укуга кызыксынуны гадәтләндерәләр.

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

03 апрель 2018 ел, сишәмбе

2018 нче ел Татарстан Республикасында Лев Николай улы Толстой елы дип игълан ителгән.

         Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында социаль эш буенча белгеч Альбина Камалова Лев Толстой иҗатына багышланган чара үткәрде.

Чарада картлар  hәм инвалидлар йортында яшәүче 11 кеше катнашты.

Чараның максаты булып, өлкән яшьтәге җәмәгатьлэрне hәм инвалидларны бөек язучы Лев Толстойның иҗаты белән таныштыру, китап укуга кызыксыну уяту тора.

Картлар hәм инвалидлар йортында «Музей–Ясная Поляна утары» дип аталган виртуаль  дәрес-экскурсия үткәрелде. Шулай ук бөек язучының  әсәрләре буенча рәсем конкурсы оештырылды. Чара картлар hәм инвалидлар йортында яшәүчеләргә бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International