ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

  2018 елның 5 апрелендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Балык Бистәсе муниципаль районындагы "Доверие-Ышаныч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге" социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе хезмәткәрләре икеайлык  кысаларында экологик өмә үткәрделәр.

   2018 елнын 5 апрель конне Югары Утар акылга зәгыйф балалар йортында, балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм кул чукларын яхшырту  максатыннан тәрбияче Нуриева Л.Р.җитәкчелегендә пластилиннан геометрик фигуралар әвәләу шөгыле үткәрелде.

2018 елның 4 апрелендә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мамадыш муниципаль районындагы дәүләт автоном учреждениясе халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Забота" хезмәткәрләре икеайлык  кысаларында экологик өмә үткәрделәр.

Шушы көннәрдә Зәй муниципаль  районында, күпләп яшьүсмерләр җыелган җирләрдә “Рәсәй балалары – 2018” дип аталган ведомствоара кичке рейд оештырылды. Әлеге ведомствоара рейдта балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге инспекторы, гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге, наркоконтроль, балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе белгечләре катнашты.   

В ГАУСО «КЦСОН «Омет» МТЗ и СЗ РТ в Азнакаевском муниципальном районе» была проведена лекция по технологии «Школа безопасности для пожилых людей» на тему «Терроризм-предотвращение и обеспечение мер безопасности. Что делать, если вы обнаружили взрывное устройство?». Лекцию провела специалистам, социальным и медицинским работникам специалист по гражданской обороне Гарайшина Райля Рафисовна. Она раздала разработанные буклеты. В свою очередь социальные работники провели беседы с получателями социальных услуг на дому и раздали им буклеты.

«Минем әйләнә-тирәдәге дөнья» технологиясе кысаларында «Веста» Үзәгендә эшләүче социаль эш буенча белгеч Гөлназ Веселовская 9 нчы сандагы социаль участокта социаль ярдәм күрсәтелүче 11 бала өчен  «Компьютер: зыянлымы эллә файдалымы» дигән төркемле чара уздырды.

2018 елнын 02 апрелендә Чалпы авылында урнашкан Азнакаей социаль- тернәкләндерү бүлегендә янгын куркынычсызлыгы бүлеге җитәкчесе белән Исламов Д.Ф. очрашу узды. Очрашуда бүлекчә хезмәткәрләре һәм социаль хезмәтләр алучылар катнашты. Очрашу барышында янгын куркунычсызлыгы кисәтү буенча лекция- әңгәмә корылды. Социаль хезмәтләр алучыларга янгын килеп чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатылды. Булекчә хезмәткәрләре белән янгын куркынычсызлыгы буенча планнан тыш инструктаж үткәрелде. Инструктаж алганнан сон бүлекчә хезмәткәрләре һәм социаль-хезмәтләр алучылар белән янгын чыккан очракта эвакуациеләнү буенча күнегүләр үткәрелде.

Кукмара муниципаль районы “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге”нең “Наз” социаль - тернәкләнү  булегендә “Эрготерапия” технологиясен тормышка ашыру кысаларында  өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар сәйлән үрү белән шөгыльләнделәр .

Бу технологиянең узенчәлеге шунда, ул хәрәкәт һәм акыл функцияләре бозылганда тернәкләнүгә булышлык күрсәтә.

Социаль хезмәт  алучы егерме өч кеше төрле алымнар кулланып сәйләннән “Җиләкле алан” дип исемләнгән сәнгать әсәренә тиң  бик матур куренеш ясарга өйрәнделәр.

Үзәктә тернәкләнүчеләр сәйлән үрү белән мавыгып шөгыльләнделәр, коллектив белән иҗади эшчәнлектән бик күп уңай тәэсирләр алдылар, кул чугы хәрәкәтен һәм организмнарында когнитив функцияләрне үстерделәр, ягъни хәтер, игътибар, фикерләүне яхшырттылар”, - дип сөйли хезмәт терапиясе инструкторы Ләйсән  Кәбирова.

Гаиләдә төрле яшьтәгеләр, шул исәптән балалар, оныклар белән бергәләп сәйлән үрү белән шөгыльләнү бик уңай нәтиҗә бирә.

Өченче төркем инвалид Фәрит Муллануров сәйлән үрү белән 2017 елда йөрәгенә катлаулы операция     ясатканнан соң безнең бүлектә тернәкләнү узганда таныша һәм бу    шөгыль белән чын-чынлап мавыгып китә. Ел буе ул сәйләннән ниләр генә үрми: төрле чәчәкләр, җиләкләр, агачлар һәм башкалар. Гаиләсендәгеләрне, оныкларны да бу эшкә  тарта. Быел ул бүлектә  тернәкләнү узганда беренче көннән үк башкаларда да сәйлән белән әйберләр ясауга зур кызыксыну уятты һәм бергәләп  “Җиләкле алан”ны иҗат иттеләр.

Менделеевск муниципаль районының «Өмет Яры» дәүләт автоном комплекслы социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә  04 апрельдә Лев  Николай улы Толстой исеменә багышланган истәлекле даталарга бәйле «Мин Толстойны яңадан ачам» белгечләр турниры булып утте.

4 апрель 2018 ел. Чәршәмбе

Тәрбиячеләр Таказина Алия hәм Рожина Любовь “Витаминнарны мин яратам – сау – сәламәт буласым килә” темасына әңгәмә үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International