Кукмара муниципаль районы “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге”нең “Наз” социаль - тернәкләнү булегендә “Эрготерапия” технологиясен тормышка ашыру кысаларында өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар сәйлән үрү белән шөгыльләнделәр .
Бу технологиянең узенчәлеге шунда, ул хәрәкәт һәм акыл функцияләре бозылганда тернәкләнүгә булышлык күрсәтә.
Социаль хезмәт алучы егерме өч кеше төрле алымнар кулланып сәйләннән “Җиләкле алан” дип исемләнгән сәнгать әсәренә тиң бик матур куренеш ясарга өйрәнделәр.
Үзәктә тернәкләнүчеләр сәйлән үрү белән мавыгып шөгыльләнделәр, коллектив белән иҗади эшчәнлектән бик күп уңай тәэсирләр алдылар, кул чугы хәрәкәтен һәм организмнарында когнитив функцияләрне үстерделәр, ягъни хәтер, игътибар, фикерләүне яхшырттылар”, - дип сөйли хезмәт терапиясе инструкторы Ләйсән Кәбирова.
Гаиләдә төрле яшьтәгеләр, шул исәптән балалар, оныклар белән бергәләп сәйлән үрү белән шөгыльләнү бик уңай нәтиҗә бирә.
Өченче төркем инвалид Фәрит Муллануров сәйлән үрү белән 2017 елда йөрәгенә катлаулы операция ясатканнан соң безнең бүлектә тернәкләнү узганда таныша һәм бу шөгыль белән чын-чынлап мавыгып китә. Ел буе ул сәйләннән ниләр генә үрми: төрле чәчәкләр, җиләкләр, агачлар һәм башкалар. Гаиләсендәгеләрне, оныкларны да бу эшкә тарта. Быел ул бүлектә тернәкләнү узганда беренче көннән үк башкаларда да сәйлән белән әйберләр ясауга зур кызыксыну уятты һәм бергәләп “Җиләкле алан”ны иҗат иттеләр.